news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында укучыларны транспортта йөртүгә 8 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Зәй районында укучыларны транспортта йөртүгә 8 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
"Зәй яңалыклары"

Зәй районы укучыларын транспорт белән йөртүне оештыруга 8094000 сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу турыдагы документ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Зәй яңалыклары» сайтында шул хакта хәбәр ителә.

Зәйнең 1, 5, 6, 7нче мәктәпләре һәм татар гимназиясе, шулай ук Бигеш, Югары Мәлем, Ал.Бистәсе, Бохарай, Югары Шепкә, Кадер, Түбән Биш, Поручик, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Чыбыклы авыл мәктәпләре укучыларын транспортта йөртү оештырылачак.

Килешү беренче яртыеллыкка төзелә, һәр уку йорты өчен расписание эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot