news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектардан 454 центнер чыга

Зәй районында шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектардан 454 центнер чыга
Фото: Район матбугат сайтыннан

Зәй районында шикәр чөгендере алу да тулы куәттә бара. Соңгы атнада көннәрнең яңгырсыз, матур торуы бу эшне югары тепмларда башкарырга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Зәй яңалылкары» сайтында Энҗе Әгъләмова авыл хуҗалыгы идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Бүгенге көнгә аграрийлар мең гектарга якын мәйданда татлы тамыр уңышын җыярга өлгерде. Бу барлык мәйданнарның 11 процентын тәшкил итә. Уртача уңыш гектарыннан 454 центнер чыга, 45440 тонна чөгендер алынды, шуның 37 мең тоннасы шикәр заводына озатылды.

25 августан шикәр кайнатырга керешкән завод тәүлегенә 8 мең тонна чимал эшкәртә. Район кырларыннан көн саен 3 мең тонна чамасы чөгендер заводка тапшырылып бара», - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Кичә район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы оешмаларында булып эш барышын шәхсән күзәтте.

«Һәр эшне үз вакытында башкару үз җаваплылыгында булган йөкләмәне һәркемнең намус белән башкаруына бәйле. Бу уңайдан сынатмассыз, дип уйлыйм», - дип ышаныч белдерде ул хезмәт бригадалары белән аралашып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100