news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 334 центнер чыга

Зәй районында шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 334 центнер чыга
"Зәй яңалыклары"

Зәй районы территориясендә шикәр чөгендере 8797 гектар мәйданны били. Бүгенге көнгә шуның 36 процентында эшләр башкарылган. Барлыгы 3197 гектардан татлы тамыр җыеп алынган. Уңдырышлылык бер гектардан уртача 334 центнер тәшкил итә. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» авыл хуҗалыгы идарәсенә сылтама белән хәбрә итә.

«Бүгенге көндә шикәр чөгендере басуларында комбайннар һәм 3 төягеч эшли. Аларның өзлексез эшләве өчен кырларда күчмә төзекләндерү бригадалары кизү тора. Шуңа да уңыш җыеп алу кызу темплар белән бара. Механизаторлар яңгырсыз һава торышы шартларында эшнең җиңел баруын белдерә, һәр хезмәткәр мондый мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша», - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Бер үк вакытта район кырларында рапс, кукуруз җыю да бара. 4969 гектар мәйданны биләгән рапсның 74 процентында уңыш җыелган. Ул мулдан булмаса да, 2958 тонна тәшкил итә. Кукуруз уңышы исә начар түгел. 884 гектар мәйданнан 14449 тонна җыеп алганнар. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 163 центнер чыга.

Уңышы алынган басулар шунда ук эшкәртелеп тә бара. Бүгенге көнгә барлык эшкәртеләсе мәйданның 73 проценты сукаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot