news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районындагы паркта амфитеатр төзиләр

Зәй районындагы паркта амфитеатр төзиләр
"Зәй яңалыклары"

Узган ел Зәй «Яшьләр» паркы проекты белән иҗтимагый киңлекләрне үстерү федераль конкурсында грант отты, шуның ярдәмендә реконструкция эшләренә керешергә мөмкин булды. Паркта гаилә өлеше дип аталган кечкенә зона барлыкка килде. Быел эшләр дәвам итә. Хәзерге вакытта паркта сөзәклектә төзүчеләр амфитеатр төзү белән мәшгуль. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Архитекторлар хәбәр иткәнчә, зәйлеләр паркта кечкенә памп-трек, яшьләр функциональ үзәге, йога белән шөгыльләнү өчен мәйданчык, спорт тренажерлары һәм спорт мәйданчыклары, этләр йөртү өчен зона, өлкәннәр өчен зур таганнар урнаштыруны соралган. Әгәр болар өчен финанслау җитәрлек булса, бу планнар өченче чиратта тормышка ашырылачак.

Быел парк бөтен периметры буенча яктыртылып, видеокүзәтү, су сибү системасы урнаштырыла һәм брусчаткадан тротуарлар салына, эскәмияләр куела.

Очрашуга килүчеләр парк төзелеше буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр, архитекторлар аларны игътибарга алды.

«Әгәр дә сез очрашуга килә алмаган булсагыз, әмма «Яшьләр» паркын төзекләндерү буенча тәкъдимнәрегезне кертергә телисез икән, моны Зәй Яшьләр паркы дип аталган ВКонтакте төркемендә эшләргә мөмкин», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot