Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районында махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар җитәкчелек белән очрашты
Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән район җитәкчелеге, волонтерлар очрашуы шәһәребездә күркәм традициягә әверелде. Чираттагы шундый күрешү Балалар иҗат йортында оештырылды. Анда бүгенге көндә туган төбәгендә ял итүче дүрт хәрби килгән иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Хәрби егетләр кырыс шартларда хезмәт чорыннан соң аз гына булса да туган як җылысын тоеп, якташлар белән аралашуның кадерле мизгелләр булуын әйтәләр. Очрашуны «Мирас» вокаль-хореография ансамбле патриотик җыр белән ачып җибәрде. Егетләр балаларның матур чыгышын күңел биреп тыңлады. Ә хәл-әһвәл белешү, район тормышы белән танышу исә егетләрне мәгълүматлы итте.
«Бүгенге көндә безнең районнан 500дән артык ир-егет махсус хәрби операция зонасына китте. Сез безнең чын мәгънәсендә горурлыгыбыз, чөнки сезнең гамәлләрдән безнең ил тормышының бөтенлеге тора. Сез анда ныклы фронт сызыгын тотсын өчен без сезнең гаиләләрегезнең социаль тормышын кайгыртабыз. Өлкән буын кешеләре, тормыш иптәшләрегезнең гозерләре игътибар үзәгендә, балаларыгызның яхшы белем һәм тәрбия алуы өчен бөтен шартлар тудыру күз уңында. Безнең волонтерлар фронт өчен кирәкле бөтен әйберне әзерләргә атлыгып тора. Исән булып, җиңү белән тизрәк кайтуыгызны телибез», — диде аларга мөрәҗәгать итеп район башлыгы вазифасын башкаручы Петр Уразайкин.
Хәрби комиссариат вәкиле Александр Гурьянов ялга кайткан хәрбиләрдән мәктәпләргә очрашуларга килеп яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итәргә сорады.
«Хәзер безнең илебезгә чын патриотлар кирәк. Сез – балаларыбыз алдында чын геройлар, алар сезне күреп, белеп, аралашып үссәләр, безнең илнең көче тагын да ныгыячак, дигән сүз бу», — дип ассызыклады ул.
Район тормышы, төрле мөһим программаларның үтәлеше турында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев сөйләде.
Хәрби егетләр үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать калды, тылның ныклы булуы өчен алар моңа өлеш кертүче һәр зәйлегә рәхмәтле булуларын әйттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз