Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районында канализация коесына егылып төшкән ир-ат үлгән

Бүген иртән Зәйдә Горький урамында бер ир-ат шәхси канализация коесына егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгән коткаручылар кое өстенә күчмә анкер корылма куя, аннары коткаручы сулыш алу аппараты киеп, кое төбенә төшә.
45 яшьлек ир-атның мәетен альпинист әйберләре ярдәмендә чыгаралар.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев агентлыкка хәбәр иткәнчә, урынга шәһәр прокуратурасы вәкиле килгән. Ир-ат үлеме буенча тикшерү бара, фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Якынча мәгълүмат буенча, ир-ат коеда эшләргә җыенган, әмма аның башы әйләнеп киткән. Ул коега егылып төшкән һәм үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз