news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында Изге Макарий чиркәве төзелеше өчен исемле кирпеч сатып алырга була

Зәй районында Изге Макарий чиркәве төзелеше өчен исемле кирпеч сатып алырга була
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйдә 35нче бистәдә махсус хәрби операциядә Җиңү хөрмәтенә Изге Макарий чиркәве салыначак. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Узган ел ахырында чиркәү төзелеше өчен Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан рәсми рөхсәт алынды. Төзелешне өч ай эчендә башламаган очракта рөхсәт юкка чыгарылачак. Тиз көннәрдә чиркәү төзелешенә керешү ниятләнә. Аның нигезе бар инде. Узган елның 7 октябрендә аның нигезенә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында архиерей грамотасы белән капсула салынды.

Изге Макарий чиркәве төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр, үз исемен Изге Макарий храмын төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерә ала.

«Бүгенге көнгә 5000 сумлык 300дән артык исемле кирпеч сатылды. Шулай ук 500 сумлык кирпеч сатып алып иганә ярдәме күрсәтүчеләр дә бар. Аларның исемнәре дә чиркәү диварында мәңгеләштереләчәк. Исемле кирпечне Изге Макарий чиркәве лавкасында сатып алырга була», — ди чиркәү казначее Зинаида Иванова.

«Исемле кирпеч» — ул чиркәү һәм монастырьларны төзүдә күркәм православие традициясе. Исемле кирпечләрне чиркәү төзелешендә катнашырга теләүчеләр генә түгел, ә якыннары, туганнары һәм инде үлгәннәр турында кайгыртучылар да сатып ала. Бу — Ходай йортының стеналарына исеме язылган кешеләргә дога барып ирешү дигән сүз. Җыелган акчаларга чиркәү төзелеше өчен кирпечләр һәм башка төзелеш материаллары сатып алыначак, ә иганәчеләрнең исемнәре чиркәү диварларына язылып, һәр литургия вакытында искә алу өчен махсус чиркәү китабына кертеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100