news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында ил сакчылары батырлыгына мемориал төзү өчен иҗади конкурс игълан ителде

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты махсус хәрби операциядә катнашучыларга, сугышчан хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннарына багышланган мемориаль комплексның архитектур-сәнгати чишелешен эшләүгә ачык иҗади конкурс башлануы турында игълан итә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Конкурс башкарма комитет җитәкчесенең 2025 елның 14 октябрендәге 247 номерлы карары нигезендә үткәрелә һәм хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәткән зәйлеләрнең каһарманлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелә.

Конкурста катнашуга профессиональ скульпторлар, рәссам-монументалистлар, дизайнерлар, архитекторлар, иҗат берлекләре әгъзалары, шулай ук югары һәм урта махсус уку йортларының профильле белгечлекләре студентлары чакырыла. Катнашучылар булып шәхси авторлар да, иҗади коллективлар да, шул исәптән монументаль сәнгать һәм архитектура өлкәсендә махсуслашкан юридик затлар да чыгыш ясый ала.

Конкурс эшләре 2025 елның 1 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Зәй шәһәре, Крупская урамы 6нчы йорт, материалларны электрон почтага җибәрү мөмкинлеге дә бар: zaigorispolkom@yandex.ru.

Эксперт комиссиясе тәкъдим ителгән проектларны 2025 елның 2 декабреннән 8 декабренә кадәр караячак, аларның сәнгати тәэсирлелеге, мәгънә йөкләнеше, темага туры килүе һәм гамәли тормышка ашырылу мөмкинлекләре бәяләнәчәк. Җиңүчене игълан итү тантанасы 2025 елның 9 декабренә планлаштырылган.

Конкурс эшләренә карата техник таләпләр, конкурсны бәяләү критерийлары һәм үткәрү тәртибе Зәй муниципаль районының рәсми порталында бастырылган нигезләмәдә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot