news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында дәүләт әләмнәрен яңарталар

Зәй районында дәүләт әләмнәрен яңарталар
Фото: https://zainsk-inform.ru/

22 августта Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көне билгеләп үтелә. Бу көн рәсми ял көне булмаса да, бәйрәм чаралары шактый колачлы уза. Дәүләт әләме көне алдыннан район башлыгы Разиф Кәримов дәүләт муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә биналарга куелган дәүләт әләмнәрен яңартырга тәкъдим итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

Районда барлыгы 119 муниципаль учреждение бар. Моннан тыш, юл буендагы күперләр әләмнәр белән бизәләчәк.

22 августта Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае мәйданында Дәүләт әләме көне уңаеннан чара уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot