news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районында аутентик керәшен костюмнары бәйгесе узды

Зәй районында  аутентик керәшен костюмнары бәйгесе узды
Фото: "Зәй офыклары" газетасы

Зәй районының Якты Күл авылында узган Казанская бәйрәмендә иң аутентик борынгы керәшен костюмына уникаль бәйге оештырылды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Якты Күл авыл җирлеге үзенчәлекле бәйрәмнәре, йолалары һәм традицияләре белән дан тота. Бу милли мәдәнияттә кабатланмас колориты һәм тирән символикасы белән аерылып торган традицион костюм аерым урын алып тора.

Бәйгедә Роза Зотова, Вера Кузнецова, Роза Кузьмина, Марс Гуреев һәм Владимир Кашаев катнашты. Алар костюмнарын күрсәтеп кенә калмыйча, аларның тарихы белән дә уртаклаштылар. Роза Зотова сөйләвенчә, аның киеме әбисеннән калган һәм гаилә архивында саклана. Костюмның һәр элементы – баш киеменнән алып бизәнү әйберләренә кадәр – үзгә мәгънәгә ия һәм буыннан-буынга тапшырыла.

Бәйгедә җиңүче булып Вера Кузнецова танылды. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар әлеге мәдәни чараны уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Николай Казаковка аерым рәхмәт белдерделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot