Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районында 2026 елда туган беренче сабыйның гаиләсен котладылар
Бүген Зәй районы ЗАГС бүлегендә 2026 елда районда туган беренче сабыйның әти-әнисенә туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды. Михаил Кузнецов исемле ир бала 2026 елның 4 гыйнварында туган. Ул – Никита һәм Ангелина Кузнецовлар гаиләсендә икенче бала.
«Бу безнең Яңа ел бүләгебез. Кызыбыз Дарья да 2020 елның 5 гыйнварында туды», – дип сөйләде яшь әти белән әни.
Хәзер гаилә өчен гыйнвар бәйрәмнәргә бай: ай азагында гаилә башлыгы Никита Кузнецовның да туган көне.
Гаиләне уллары туу белән Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова котлады. Ул район башлыгы исеменнән җылы сүзләр җиткерде һәм тантаналы шартларда сабыйның беренче документын – туу турында таныклыгын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Котлауларга шулай ук ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина һәм Зәй үзәк район хастаханәсенең оештыру-методика бүлеге мөдире Луиза Вәлиуллина да кушылды. Алар Михаилга һәм аның әти-әнисенә нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Материал Ирина Смирнова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз