Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы Югары Пәнәчедә «Капка төбе» җыены булды
Татар халкының матур традициясен саклау максатыннан Зәй районы Югары Пәнәчедә Атау очында яшәүчеләр «Капка төбе» җыены оештырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Төркиядән Алсу апа Камалиева, ерак аралардан авылга кунакка кайткан пәнәчелеләр җыелды капка төбендә. Һәркайсы алып килгән тәмле ризык — күчтәнәчләрдән мул өстәл әзерләнде. Бәйрәм тамашасын авылның абыстае Әлфия апа Гарипова изге дога сүзләре белән ачып җибәрде. Атау очында яшәп бакыйлыкка күчкән һәр әрвахны искә алып, иминлек, яу кырындагы хәрбиләрнең исән-сау кайтуларын теләп, дога укылды», – ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Җаны-тәне белән авыл өчен җан атып йөрүче Дамирә апа Шәрифуллина мәчет, зират, авыл эшләрендә актив катнашучы авылдашларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Борчыган проблемалар, уңышлар белән уртаклашты. Мәчетнең эчен штукатурлап ремонтлаган Ольга Хәмитовага авылдашлар исеменнән рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме тапшырылды. Ир-ат та куркып кала торган зур эшне, берүзе җиренә җиткереп, Чаллы шәһәреннән көн дә килеп, башкарып чыккан.
Бәйрәм кичәсе җыр-моң, нәфис сүз, конкурс-уеннар белән аралашып барды.
Валентин Тимофеев һәм Марс Гуреев өздереп, күңелләрне җилкендереп, авылны моңга күмеп, гармунда уйнады. «Көйне таны» уенында тиз арада танып алып, җырлап бирүчеләр шактый булды. Ике улы да махсус хәрби операциядә катнашучы Рәмзия апа Исмәгыйлева бәйрәмнең иң талантлы кешесе иде. Һәр көйне һәм җыр сүзләрен иң яхшы белә ул.
Төркиядән кунакка кайткан Пәнәче кызы Алсу Камалиева җылы хатирәләре белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз