news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Югары Мәлемдә авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары булды

Зәй районы Югары Мәлемдә авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары булды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Югары Мәлем авыл җирлегендә район башлыгы Разиф Кәримов, җитәкчеләр катнашында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинары үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Семинар фермер Фаил Хәкимуллин хуҗалыгын караудан башланды. «Агростартап» гранты алып, 50 баш үгез бозау асраучы Гөлнара һәм Фаил семинарда катнашучыларны үз эшләре белән таныштырды. Шулай ук Югары Мәлемдә федераль программа кысаларында заманча төзекләндерелгән Басар елгасы күпере дә аерым игътибарга алынды. Быел мәчетне шушы авылдан чыккан, хәзер Казан шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Азат Хәкимуллин төзекләндергән.

«Авыл халкы өчен кирәк булган һәр объект көнүзәк мәсьәлә буларак хәл ителә. Югары Мәлемдәге бу күпер авылның уртасыннан агучы елга аша салынып, бер урамнан икенче урамга узуны уңайлы итте. Бу инде – әлеге җирлектә шундый заманча икенче күпер. Шуңа да һәр авыл җирлеге башлыгы үз территорияләрендә кирәкле булган эшне билгеләп, аны хәл итү юлларына керешүне башлап йөрергә тиеш», – диде район башлыгы.

Шулай ук авыл җирлегендә янгын иминлеге өчен җаваплы муниципаль янгын иминлеге хезмәте эшчәнлеге дә каралды. Районда төрле җирлекләрдә менә шундый 8 хезмәт эшли, бу исә шәһәрдән ерак урыннарда гадәттән тыш хәл килеп чыкканда тиз арада чара күрү өчен бик мөһим. Югары Мәлемдә җирлекнең муниципаль янгын сагы оешмасы җитәкчесе Ислам Магомедов белдерүенчә, янгыннан саклану чаралары турында халыкка җиткерелә, кисәтү-профилактика эшләре үткәрелә.

Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Биредә башта, республикада терлекләр арасында килеп чыккан бруцеллез авыруы сәбәпле, районның гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче комиссиясе утырышы үтте. Анда баш ветеринария табибы Фоат Исламов, район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галиев авыл җирлекләре башлыкларыннан һәр терлек тотучы хуҗалыкка хәлне аңлатуны, тиешле прививкалар ясатуны контрольгә алуны, читтән кергән шикле малларга кызыкмау мөһимлеге турында сорады.

Авылларда җирле бюджетны тулыландыруның бер ысулы булып үзара салым программасы тора. 2023 елда үзара салым хисабына Югары Мәлемдә Сабантуй жирендә төзекләндерү эшләре башкарылган, Тукай, Елга арьягы урамнарына өлешчә таш түшәлгән, ә Керәшен Мәлемендә Гагарин урамының бер өлешенә таш җәелгән.

Өлешчә мобилизация кысаларында җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Район тарафыннан һәрдаим үткәрелә торган гуманитар ярдәм җыюда авыл кешеләре актив катнаша. Авыл хатын-кызлары, әбиләр җылы оекбашлар бәйли, мәктәп коллективы, укучылар окоп шәмнәре ясый. Мәдәният йортында маскировкалау челтәрләре үрү эше оештырылды, – дип сөйләде җирлек башлыгы.

Соңыннан Разиф Кәримов, семинарга нәтиҗә ясап, Югары Мәлемдә яшәүчеләрнең тырыш булуларын әйтте. 30 елдан артык җирлек белән идарә иткән Фәнзия Николаеваның тырыш эшен нәтиҗәле дәвам итүче Ленар Сибгатуллинга уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100