news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Югары Мәлем авылы кызы язучы Гөлсинә Галимуллина исемендәге премия иясе булган

Зәй районы Югары Мәлем авылы кызы язучы Гөлсинә Галимуллина исемендәге премия иясе булган
"Зәй яңалыклары"

Зәй районы Югары Мәлем авылы кызы Илгизә Галиуллина яшь журналистларга бирелә торган язучы Гөлсинә Галимуллина исемендәге премия иясе булган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» «Шәһри Казан» газетасына сылтама белән хәбәр итә.

Илгизә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган әнисе тарафыннан ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен белеп үскән, соңгы сыйныфларда шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә тирән белем алган, районның горурлыгы булган яшьләребезнең берсе.

Ул кече яшьтән «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Азаль» балалар җыр һәм бию ансамбленә йөреп, югары вокал сәнгате мәктәбе үткән, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә ансамбль составында Гран-прига лаек булган талантлы кыз.

«Хәзер ул Казанда журналистика буенча югары белем ала, бер үк вакытта «Шәһри Казан» газетасы белән дә хезмәттәшлек итә. Инде талантлы кызыбызның һөнәр юлында беренче уңышлары да бар. Без аңа алга таба да зур үрләр яулавын, иҗатта ялыкмавын телибез», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100