news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Югары Багражда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Зәй районы Югары Баграж авылында Республика һәм Шәһәр көнендә тантаналы шартларда авыл халкы һәм җитәкчеләр катнашында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) үз ишекләрен ачты. Яңа фельдшер-акушерлык пункты «Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында сафка бастырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

ФАП медицина хезмәткәренең нәтиҗәле эшләве өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуның нәтиҗәсендә авыл халкы диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында үз сәламәтлекләрен тикшерә, димәк, озын гомерлелекне арттыра алачак.

ФАПны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов катнашты.

«Әлеге фельдшер-акушерлык пункты да сезгә хезмәт итсен, ләкин берегезне дә чир борчымасын», – диде район башлыгы чыгышында.

Бина ачылу тантансына килгән авыл халкы шундый заманча ФАП өчен рәхмәтен җиткерде. Югары Багражда инде 30 елдан артык Людмила Тугашева халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Авылның актив кешеләре Константин Петров белән Аврам Мухановка, фельдшер Людмила Тугашевага муниципаль раойн башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot