news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Яна Мәлем авылының бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр

Зәй районы Яна Мәлем авылының бер гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр
Фото: http://zainsk-inform.ru

Зәй районы Яна Мәлем авылының 100 еллыгын бәйрәм иттеләр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Аны авылның имамы Вәзир Хәмидуллин азан әйтү белән ачып җибәрде. Зур бәйрәм авыл уртасындагы мәйданда уздырылды. Анда олысы һәм кечесе җыелды.

Кунаклар авыл тарихына, аның кешеләренә багышланган фотостенд белән танышты. Шулай ук авылның тарихын тасвирлаган тамаша да күрсәтелде. Бәйрәм җыр, бию, милли уеннар белән үрелеп барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot