news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Якты Күл авылында яшәүче үз хуҗалыгына үзенчәлекле сыерлар кайтарткан

Зәй районы Якты Күл авылында яшәүче үз хуҗалыгына үзенчәлекле сыерлар кайтарткан
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Якты Күл авылында яшәүче Татьяна Ахмедова үз хуҗалыгына үзенчәлекле сыерлар кайтарткан. Бу – Джерси токымлы терлекләр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Раушания Сибатова яза.

Әлеге сыерларның сөте дөньядагы иң тәмле сөт дип санала. Аның майлылыгы 4,8 проценттвн 8 процентка кадәр җитә. Ә тәме туңдырманы хәтерләтә. Шуңа да аны балалар ризыклары ясаганда да кулланалар икән. Мөгезлеләрне Татьяна Ахмедова Владимир өлкәсендәге токымлы терлекләр заводыннан сатып алган. Һәрберсе хуҗабикәгә 300 мең сумга төшкән.

«Сыерларны Якты Күлгә алып кайткан көнне аларны күрергә дип халык җыелды. Ә кичен сөтен авыз итәргә дип килделәр. Хәзер инде яңа сыер сөтен генә сорыйлар», - дип уртаклаша фермер ханым.

Әлеге токымлы сыерлар тәүлегенә 20-25 литр сөт бирә икән, ә бер тапкыр бозаулаганнарыннан 16 литрга кадәр сөт савып алу мөмкинлеге бар.

«Әлеге сыерлар Татарстан буенча бик сирәк, Швиц, Джерси, Айршир токымлы сыерларны бездә бик аз тоталар. Шуңа да мин Зәйдә әлеге терлекләрне асраучы бердәнбер кешедер мөгаен. Менә Лаеш районындагы Атабай фермасында Джерси асраганнарын беләм. Тик алар тана бозауларын сатмыйлар, бары үгезләрне генә саталар», - дип сөйли Татьяна.

Сыерларның икесе дә токымлылык турындагы карталары белән кайткан. Анда аларның ата-анасы, хәтта әби-бабасы кем икәнлеге күрсәтелгән. Бу – киләчәктә сыерны аталандырырга теләсәң, аның паспортында генетик яктан туганлык булмауны искәртү өчен кирәк икән. Чөнки бозаулар авыру туарга мөмкин. Шунысы кызык, сыерларның берсе монда кайтканчы бозаулаган да.

«Күрәсезме Джерсиларның тагын бер үзенчәлеге, аларның телләре караңгы шәмәхә төстә. Джерси алам дип баргач, сыерның теле караңгы булмаса, димәк ялганлап башка токымлы терлек сатмакчы булалар, дигән сүз», - дип тә кисәтте тәҗрибәле хуҗабикә.

Монна тыш Татьяна Ахмедова хуҗалыгында Айршир токымлы сыерлар да бар. Алары да күп сөт бирә торган сыерлар. Без барганда мөгезлеләр Якты Күл басуында көтүлектә йөриләр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot