news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы хәрбие махсус операциядәге батырлыгы өчен 8 медальгә лаек булган

Зәй районы хәрбие махсус операциядәге батырлыгы өчен 8 медальгә лаек булган
Фото: ТНВның «Семь дней» сюжетыннан һәм шәхси архивтан

Зәй районы Сармашбаш авылы егете Николай «Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Сармаш» кушаматлы хәрби махсус операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 8 медальгә лаек булган. Алар арасында II дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Батырлык өчен» дәүләт бүләкләре, Россия Саклану министрлыгының «Сугышчан батырлыклары өчен», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Россия оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен» медальләре бар.

Николай 2009 елда Казан танк училищесын кызыл дипломга тәмамлый. Төньяк Кавказда хезмәт иткән. Ике ел лаеклы ялда булган егет өлешчә мобилизация кысаларында Ватан чикләрен сакларга алынган. Ул Зәйдән 2022 елның 25 октябрьдәге төркем составында китте. Сармашбаш егете махсус хәрби операциядә намуслы һәм батырларча хезмәте белән аерылып тора. Ул — батальон командиры.

-Без туган җиребезне саклыйбыз. Ватан чакырды — мин киттем. Безнең хәрбиләр көчле булулары белән аерылып тора, дошман үз көчләренә ышанмый инде, бездән курка. Монда без үзебезнең ни өчен катнашуыбызны анык аңлыйбыз. Мин үземнең солдатларым белән горурланам. Җиңү безнең якта булачак! — диде ул ТНВ каналында «Семь дней» тапшыруына биргән әңгәмәсендә.

Николай туган ягында ике мәртәбә ялда булган. Аның әнисе Римма Әхәтовна Сармашбаш авылы клубына бер көн дә калмый маскировка челтәре үрергә йөри, шулай ук авылда хәрбиләргә ярдәм итү эшләрен башлап йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot