Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы хәрби комиссары: Өч бертуган, контракт белән килешү төзеп, бергә хезмәт итәләр
Зәй районыннан өч бертуган ир-ат контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында бергә хезмәт итәләр. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасына Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов сөйләгән.
«Контракт буенча хезмәтне сайлауда дуслар, туганнар, танышлар үрнәк булып торган очраклар да бар. Зәйдән өч бертуган ир-егет контаркт буенча килешү төзеп, бүген махсус хәрби операция зонасында бер частьтә хезмәт итәләр. Башта ел башында аларның энеләре китте, күптән түгел ике абыйсы да бергә җиңелрәк булыр дип, контракт төзеде. Ялга кайткан хәрбиләр үрнәгендә дә контракт буенча хезмәтне сайлаучылар бар. Дуслар махсус хәрби операция зонасында бер-берсенә терәк булырга теләп, Ватан иминлеге сагына да бергә басалар», – дигән комиссар.
Айрат Әгъләмҗанов районда гражданнарны хәрби хезмәткә алу буенча эш дәвам итүе турында да сөйләгән.
«Соңгы вакытта контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр саны артты. Әмма барлык теләүчеләр дә контракт буенча хезмәткә алына алмый. Контракт буенча хезмәткә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар чакырыла. Мондый төр хезмәтне сайларга һәм Ватан сагына басарга теләүчеләр район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала», – дигән ул.
Шулай ук, хәрби комиссар көзге чакырылышка эләккән егетләрнең дә контракт төзи алуын хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, районнан контракт хезмәтен сайлаучылар бар.
«Армиягә чакырылучылар да контракт буенча хезмәт итә ала. Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, хезмәт итү мөмкинлеге каралган. Безнең районнан да контракт буенча хезмәтне сайлаучы егетләр бар. Чыннан да, контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары, өстенлекләре зур. Хәрби хезмәткәр бер ел һәм аннан да күбрәк вакытка контракт төзегән очракта, аңа бер тапкыр 195 мең сум бирелә. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәндә айлык акчалата түләү 204 мең сумнан башлана. Моннан тыш, социаль ташламалар һәм гарантияләр каралган», – дигән Айрат Әгъләмҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз