Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы халкы Лисичанскига гуманитар ярдәм җибәрде
Зәй районыннан Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәрелде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Җиңү бульварыннан йөк җибәрүдә катнашырга активистлар, волонтерлар һәм битараф булмаган шәһәр халкы килде. Зур йөк машинасы руле артында – тәҗрибәле шофер Виталий Софин. Ул инде дистәләгән тапкыр махсус хәрби операция зонасына ярдәм илткән.
«Татарстан Республикасының Лисичанск шәһәрендәге кураторыннан ашыгыч мөрәҗәгать кабул иттек. Анда безнең төзүчеләр 27 номерлы мәктәпкә капиталь ремонт ясап бетерде, җылылык трассасы үткәрде. Җылыткыч кирәк. 400 мең сумнан артык гомуми суммага кирәкле продукцияне оператив һәм сыйфатлы итеп җитештергән һәм төяп җибәргән «ТЕХНО» заводына зур рәхмәт. Хәерле юл. Эшебез хак! Җиңү безнең кулда булачак!» - диде озатучыларга район башлыгы Рәзиф Кәримов.
«Җылы Зәй» хәйрия фонды вәкиле Дмитрий Соловьев сүзләренчә, ярдәм партиясенә җылыткычтан тыш ябу материаллары, эчәргә яраклы су өчен канистралар, автомобильләр өчен запас частьләр һәм махсус хәрби операция зонасында кирәкле башка предметлар һәм материаллар керә. Йөкнең бу өлеше хәрбиләргә алгы сызыкка илтеп тапшырылачак.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны чын күңелдән һәм ихлас йөрәктән эшли, шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштерә, фикердәшләрдән тулы командалар җыя», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
- 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз