news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Ветераннар оешмасы 40 еллык юбилеен билгеләп үтте

Зәй районы Ветераннар оешмасы 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чара «Энергетик» Мәдәният сараенда шәһәр-районның Ветераннар оешмасы активистлары катнашында узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Чын күңелдән оешманың 40 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Ветераннар бүгенге көндә яшь буынны рухи яктан, патриотизм белән тәрбияләүчеләр булып торалар. Сез актив гражданлык позициягез белән дә үрнәксез. Һәрвакыт шундый көчле рухлы булып калуыгызны телибез», — диде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тәбрикләү сүзләрен җиткереп.

Һәм ветераннар оешмасы эшчәнлегендә актив катнашучы Сәгыйть Рәхмәтуллин, Миңневәгыйз Фәсхиев, Фәйрузә Миңнуллина, Пелагея Шугулева, Валентина Бояровага һәм ветераннар эшчәнлеген актив яктыртучы «Новый Зай» газетасы корреспонденты Айгөл Яруллинага район башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды.

Истәлекле чарада катнашкан республика ветераннар иҗтимагый оешмасының төбәк Советы рәисе Хәбир Иштирәков та Зәйдәге ветераннар эшчәнлегенә югары бәя бирде. Һәм алга таба да яшь буын арасында булып актив патриотик эшчәнлек алып барырга чакырды. Ул җирле оешма җитәкчесе Алексей Алексеевка Татарстан Ветераннар оешмасы Мактау грамотасын бирде.

— Без бүген оешмабызның 40 еллыгын билгеләп үтәбез, ә бит аның башында безнең мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары торды. Бүген алар бик аз калса да без шул буын үрнәгендә яшьләребезне тәрбиялибез. Димәк, безне нәкъ менә сугыш ветераннары хезмәткә, илне сөяргә өйрәтте. Бүгенге махсус хәрби операция чоры кысаларында да патриотизмны калкуландыру бик мөһим, — диде ул үз чыгышында.

Һәм аеруча нәтиҗәле эшләре өчен Якты Күл авыл җирлеге, «Аккурайд Уилз Руссиа» заводы ветераннар оешмасына республика ветераннар советы Рәхмәт хатларын тапшырды.

Билгеле булганча, Зәйдә ветераннар советын 24 ел дәвамында Геннадий Халиуллин җитәкләде. Ул үз чыгышын Александр Пушкин шигырен сөйләп башлап җибәрде. Аның үтемле сүзләре мул алкышларга күмелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100