news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Урта Пәнәче хәрбие III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» ордены белән бүләкләнде

Зәй районы Урта Пәнәче хәрбие III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» ордены белән бүләкләнде
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Урта Пәнәче егете III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» ордены белән бүләкләнде. Моңа кадәр ул ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән иде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

Ул махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк контракт буенча катнаша. Контракты тәмамланып, 2022 елда туган якка кайткач, аңа «Энергетик» Мәдәният сараенда тантаналы төстә «Батырлык өчен» медале тапшырылды.

Югары Пәнәче мәктәбендә укыганда ук спорт белән шөгыльләнеп, нык бәдәнле, көчле егет булып үсә ул. Аның ирекле көрәш, штанга күтәрү буенча уңышлары шактый: өч тапкыр Татарстан чемпионы була. Ватан алдында хәрби бурычын Әстерхан өлкәсендә үтә. Армиядән кайткач, гадәттән тыш хәлләр хезмәтендә коткаручы булып эшли. Физик һәм психологик яктан көчле һәм чыдам булуы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын лаеклы үтәргә ярдәм итәдер аңа.

«Ватан-Ана чакыруы буенча китәргә булдым. Үзебезнең егетләргә терәк булу, ярдәм итү теләге чираттагы контрактны төзергә этәрде. Бергә-бергә җиңелрәк булыр!» - ди батыр егет.

Юрий күп балалы гаиләдә үскән, яшьли әнисез калган, әтисе егеткә төпле ныклы тәрбия биргән. Әтисе улының махсус хәрби операциягә чираттагы мәртәбә барырга карар итүен җиңел кабул итмәсә дә, элекке хәрби буларак, аның бу адымын хуплаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100