news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Түбән Биш авылы мәктәбе тарихы турында яңа китап чыкты

16 майда сәгать 10да Зәй районы Түбән Биш мәктәбе җарихы турындагы китапны тәкъдим итү һәм мәктәпнең юбилей кичәсе узачак. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Түбән Бишем — бишегем, мәктәбем – горурлыгым!» китабының авторлары — Рафис Шәймәрданов һәм Лидия Голубева (Иванова).

Түбән Биш мәктәбе — районда, республикакүләмендә дан тоткан, чал тарихлы, танылган мәктәпләр рәтеннән. Рабит Батулла әйтмешли: «Түбән Биш мәктәбе төпле белем-тәрбия бирүе белән заманының университеты саналгандыр».

Китап авторлары — икесе дә Түбән Биш мәктәбендә белем-тәрбия алып олы тормышка аяк баскан һәм анда үз урыннарын тапкан шәхесләр. Лидия Голубеваның (Иванова) әтисе Иван Яковлевич Иванов — 30 ел шушы мәктәп директоры булып эшләгән зур хөрмәткә лаек булган шәхес.

Рафис Шәймәрданов — шулай ук шушы мәктәптә урта белем алган Әхмәт авылы егете. Бүгенге көндә педагогика фәннәре докторы, Чаллы педагогика университетының З.Т. Шәрәфетдинов исемендәге кафедра профессоры, Ханты-Манси автономияле округы — Юграның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең Югары һөнәри мәктәбенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының мактаулы остазы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100