Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы Шыкмай авылы халкы окоп шәмнәре ясый
Зәй районы Шыкмай авылы халкы беренче көннәрдән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә алынды. Хәзер Назим абый Минһаҗев окоп шәмнәре ясау эшен оештырган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Узган ел авыл халкы 60 мең сум акча җыеп, маскировкалау челтәрләре үрү өчен бирде. Районнан хәрбиләргә гуманитар ярдәм итү өчен Газель машинасы алырга да 60 мең сумлап акча җыйды авыл халкы. Шулай ук гуманитар ярдәм җыюда да үзләреннән өлеш кертәләр.
«30 гыйнвар көнне авыл төркемендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга окоп шәмнәре ясарга алыныйк әле, дип мөрәҗәгать иттем. Ә икенче көнне иртәнге сәгать 8дә клубка шәм ясарга җыелдык та инде. Клуб салкын булса да, ясаган шәмнәргә карап күңелләребез җылына. Эшне ике сменада оештырдык, башта иртәнге якта килеп эшлибез, аннан кайтып чәйләр эчеп җылынабыз да тагын киләбез», — ди Назыйм абый.
Алар 3-4 көндә якынча 250 окоп шәме ясаган һәм аларын ике машинада районга тапшыру пунктына китерделәр. Моның белән тукталып калмыйлар, боларын тапшырып, тагын шәмнәр ясарга дип парафин, буш банкалар алып кайтып киткәннәр.
«Без үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз инде. Бар теләгебез — егетләребез исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Без бердәм булганда гына көчле», ди Шыкмайда яшәүчеләр.
Фото: http://zainsk-inform.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз