news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Зәй районы авылларында да заманча фельдшер-акушерлык пунктлары күпләп сафка басты. Яңа бина Сарсаз-Баграж авылында да тантаналы төстә ачылды. Күркәм чара район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Түбән Кама үзәк дәваханәсе баш табибы Руслан Вәлиев, район җитәкчеләре катнашында үтте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында федераль һәм республика бюжетыннан 10 миллион ярым сум белән финансланган төзелеш эшен мондый биналар төзүдә тәҗрибәле булган субподрядчы оешма башкарды. Заманча фельдшер-акушерлык пунктын авылда яшәүчеләр көтеп алды. Чөнки район үзәгеннән шактый читтә булган авылга мондый сәламәтлек учреждениясе бик кирәк иде.

«Халык яңа медицина бинасын көтеп алды. Чөнки элеккеге урын кешеләр өчен уңайсыз урында булганга күрә, фельдшерыбызга күп очракта өйләргә йөреп ярдәм күрсәтергә туры килде. Хәзер менә авыл уртасында яңа бина калкып чыкты. Барыбыз да бик шат, сәламәтлекләребезнең ныклы булуы өчен хезмәт итсен», — диде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

600 квадрат метр мәйданны тәшкил итүче бинада көтеп тору, кабул итү, процедуралар, хатын-кызлар консультациясе кабинеты, физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен дә уңайлыклар тудырылган санузел бар.

«Яңа ФАП бөтен заманча медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Мондый уңайлы шартларда авыл халкына хезмәт күрсәтү бермә-бер җиңеләячәк. Әлбәттә авырмасыннар, ә инде ярдәм кирәк булганда һәрчак әзермен», — ди елмаеп фельдшер Галина Данилова. Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Разиф Кәримов үз чыгышында авыл халкына мөрәҗәгать итеп заманча ФАП халыкка хезмәт итсен, сезнең саулыгыгыз сагында торучы учреждение булсын, диде. Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзен Александр Биканов җиткерде

news_right_1
news_right_2
news_bot