Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында чиркәү ачылды
Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында зур тантана белән чиркәү ачылды. Керәшеннәр яшәүче әлеге авылда мондый чиркәү җирлек тарихында беренче мәртәбә сафка бастырылган. Авыл халкы бу көнне түземсезлек белән көтеп, ниһаять, изге йортка кереп күңелләре кушкан дини гамәл кыла алды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.
Иман йорты авылның калкулык урынында, искиткеч мәһабәт бина булып сафка бастырылган. Биредә литургия, службаларны үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ә чиркәү каршында башыру качы урнаштырылган, авыл өстенә моң таратучы өчен өч чаң да бар.
«Ниндидер сәбәпләр белән Сарсаз-Баграж авылында, керәшеннәр генә яшәсә дә, элек — электән чиркәү булмаган. Әлбәттә, без моңа барлык авылдашлар борчылып яшәдек. Ә иман йорты булдыру идеясенең тарихы 2015 елга алып кайта. Аны башлаучы – Семен Большаков. Семен үләр алдыннан сеңлесе Зинаида Ивановнага амбар бинаны төзекләндереп, анда чиркәү булдырырга васыять әйтеп калдыра. Зинаида һәм тагын бер сеңлесе Галина аның амәнәтен тормышка ашырырга карар кыла. Алар финанас ярдәме күрсәтеп таш бинаны заманча төзекләндерттеләр, ә без барлык авыл халкы чиркәүне җиһазландырып, кирәкле булган барлык эчке эшләрне башкарып, өмә ясап җыештырып, әйләнә-тирәне тәртипкә китердек. 41 икона ясаттык. Аңлашып, бер-берсен санлашып, ярдәмләшеп яшәгән авыл халкына зур рәхмәт», — диде җирлек башлыгы Павел Минеев.
Чиркәү ачу тантанасына Әлмәт шәһәрендә яшәүче Зинаида һәм Галина Ивановналар да кайткан иде. Алар икесе беравыздан туганыбызның хыялы тормышка ашты, аның идеясен күтәреп алган, башлап, оештырып йөргән Павел Николевичка, авыл халкына хөрмәтебез зур, диләр алар.
Иман йортын изгеләндерү чарасында Яшел Үзән районы Васильево чиркәвеннән Олег атакай Баталов һәм Алексеевск чиркәвеннән Павел атакай Чурашов килгән иде. Ә иман йортында беренче литургияне Зәй округы благочинные, иерией Вячеслав Федоров башкарды.
Чиркәүне торгызуга аеруча өлеш керткәннәр район башлыгы һәм җирлек башлыклары Рәхмәт хатларына ия булды. Җирле керәшен җәмгыяте бүләкләре дә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз