news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Сармашбаш хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен 100 йомыркага токмач кисте

Зәй районы Сармашбаш хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен 100 йомыркага токмач кисте
Фото: Зәй районы мәдәният йортыннан

Зәй районы Cармашбаш авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен мәдәният йортына җыелып, 100 йомыркага токмач кисте. Шулай ук алар хәрбиләргә җибәрү өчен тәм-томнар да әзерләде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Кискән токмачны Зәйдәге волонтерлар аша җибәрәчәкләр. Токмач кисүчеләрне авылда хәрбиләргә ярдәм җыю эшен башлап йөрүче Тәбрия апа бәлеш пешереп сыйлады.

«Безнең авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр бар. Ничек тә егетләргә ярдәм итәсе, аларга терәк буласы, җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертәсе килә. Шул максат белән авыл хатын-кызлары токмач кисүгә алынды. Җир йөзендә тынычлык урнашсын дигән изге теләкләр белән башкарабыз бу эшне. Игелекле эшкә өлеш кертүче авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алсу Гыйниятуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100