news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы махсус хәрби операция зонасына 60нчы гуманитар йөк илтте

Зәй районы махсус хәрби операция зонасына 60нчы гуманитар йөк илтте
Фото: Рәзиф Кәримов тәкъдим итте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Зәй районы махсус хәрби операция зонасына 60нчы гуманитар йөк озатты.

Гуманитар ярдәм хәрбиләрнең заявкалары буенча җыелды һәм бөтен фронт линиясе буенча - Луганскидан Херсонга кадәр, гомуми озынлыгы 1300 километрдан артык булган 12 ноктага китерелде. Колоннаны Азат итүче сугышчы һәйкәле янында тантаналы рәвештә озаттылар. Чарага шәһәр халкы белән бергә яшь гвардиячеләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары килгән иде. Гуманитар йөкне Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов озата барды.

Йөкне формалаштыруда район хакимияте, «Җылы Зәй» хәйрия фонды, предприятиеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәхси эшкуарлар һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.

Гуманитар йөкне «Җылы Зәй» фонды директоры Марат Кыямов, Кораллы көчләр ветераны, 2нче ранг капитаны Валентин Атласов, шулай ук машина йөртүчеләр Рәйхат Габидуллин һәм Рөстәм Латыйпов озата барды. Зур йөк машинасын тәҗрибәле йөртүче Виталий Софин «иярләде», бу аның өчен махсус хәрби операция зонасына инде унөченче сәфәр.

Рәзиф Кәримов, якташлары урнашкан җирләрдә булып, аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, исәнлек-саулык, ныклык һәм өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.

Фотоларны Рәзиф Кәримов тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100