Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы Луганск Халык Республикасына Яңа ел бүләкләре җибәрде
Зәй районы Луганск Халык Республикасына Яңа ел бүләкләре җибәрде. Яңа төбәк халкына гуманитар ярдәмне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әзерли, бу хәйрия гамәлендә зәйлеләрнең дә өлеше зур. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
7 фура яңа төбәк халкына 100 тоннадан артык ярдәм илтәчәк. Йөк Луганск Халык Республикасы гражданнары соравы буенча җыела. Бу төзелеш материаллары, көнкүреш химиясе, балалар ризыклары, эчә торган су һәм башка бик күп көндәлек кирәкле әйберләр. Исемлекне партиялеләр ай саен яңа төбәкләр өчен җаваплы Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан ала.
«Бердәм Россия» гуманитар йөгенең мөһим өлеше — Яңа елга тәм-томнар. Зәй районы яңа төбәк балалары өчен Яңа ел күчтәнәчләрен 500 данә әзерләде. Алар инде зур йөк белән җибәрү өчен Казанга юлланды. Шул рәвешле зәйлеләр дә фронт яны территорияләрендә яшәүчеләрне сөендерү өчен барысын да эшләргә тырыштылар.
Бу сәфәрдә гуманитар йөк колоннасын ТР Дәүләт Советы Рәисе Секретариаты җитәкчесе Марат Хәсәнов һәм партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озата барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз