news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы «Кояшкай» балалар бакчасында «Блокада икмәге» патриотик акциясе узды

Зәй районы «Кояшкай» балалар бакчасында «Блокада икмәге» патриотик акциясе узды
Фото: «Зәй-информ»

27 гыйнвар – Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көне. Бу истәлекле көн уңаеннан «Кояшкай» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә «Блокада икмәге» һәм «Блокада карлыгачы» дип исемләнгән патриотик акцияләр үткәрелгән. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итте.

Тәрбияче Гөлшат Әгъзәмова балаларга блокада символы – икмәкнең ачлыктан үлүчеләр өчен бик кадерле ризык булганын сөйләгән. Балалар фронттагы, тылдагы, чолганыштагы кешеләргә бер кисәк икмәкнең нинди авырлык белән эләккәнен аңлаган.

Мондый чаралар балаларда үз халкының тарихи вакыйгаларына, сугыш ветераннарына карата хөрмәт тәрбияли, ватанпәрвәрлек хисен арттыра, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot