news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Кәрәкәс авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Зәй районы Кәрәкәс авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Кәрәкәс авылында Республика һәм Шәһәр көнендә тантаналы шартларда авыл халкы һәм җитәкчеләр катнашында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Яңа фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында сафка бастырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

ФАП медицина хезмәткәренең нәтиҗәле эшләве өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуның нәтиҗәсендә авыл халкы диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында үз сәламәтлекләрен тикшерә.

ФАПны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галиев, район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Вадим Усманов, олы кунаклар катнашты.

«Әлеге фельдшер-акушерлык пункты да сезгә хезмәт итсен, ләкин берегезне дә авырулар борчымасын», – диде район башлыгы чыгышында.

Бина ачылу тантансына килгән авыл халкы шундый заманча ФАП өчен рәхмәтен җиткерде. Кәрәкәстә Раушания Исламова инде 39 ел халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Раушания Сәлимовна - тәҗрибәле, авыл халкының олы хөрмәтен яулаган фельдшер. Ул якты, җылы һәм уңайлы бинада эшләү һәм халыкны кабул итү мөмкинлеге тудырган өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Разиф Кәримовка рәхмәт сүзләрен белдерде.

Тантанада Раушания Исламова нәтиҗәле тырыш, намуслы хезмәте өчен район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100