news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Гүлкин авыл җирлеге республика бәйгесендә җиңү яулады

Зәй районы Гүлкин авыл җирлеге республика бәйгесендә җиңү яулады
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Гүлкин авыл җирлеге башкарма комитеты «Иң яхшы архив» республика конкурсында җиңде. Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.

Быел конкурс кысаларында авыл җирлекләре өчен аерым номинация булдырылган иде. 375 мең сумлык сертификат Гүлкин авыл җирлеге башлыгы Светлана Иньковага тапшырылды. Бу акчага торак пункт мәгълүматны исәпкә алу системасын ныгыта һәм яхшырта алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot