news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Дүрт-Мунча авылында маскировка челтәрләре үрүчеләрне хөрмәтләделәр

Зәй районы Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортында чын-чынлап җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Бирегә махсус хәрби операция зонасына маскировка челәтәрләре үрүчеләр янына II ранг капитаны, Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Дүрт-Мунча мәдәният йортында өч авылдан - Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык, Зичәбаштан хатын-кызлар 2024 елның 7 октябрендә маскировка челтәрләре үрә башлады. Шул көннән бүгенгә кадәр 350гә якын челтәр үргәннәр.

«Эш елның теләсә кайсы вакытында дәвам итә. Әмма волонтерларның ярдәме моның белән генә бетми. Безнең җирлек халкы гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Челтәрләрне беркайчан да алгы сызыкка буш җибәрмибез. Аларның һәрберсенә догалар укып, иң кирәкле әйберләрне - эчке киемнәр, оекбашлар, дымлы салфеткалар һәм башкаларны төрәбез. Кем челтәр үрергә йөри алмый, алар акчалата ярдәм итә», - ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.

Валентин Атласов хәрби зонага 21 мәртәбә гуманитар ярдәм илтә барды.

«Сез үргән маскировка челтәрләре егетләребезнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш кертә. Шуңа күрә сезгә бу игелекле эшегез өчен рәхмәтләрен җиткерәләр һәрвакыт. Бу эшегезне туктатмагыз, зинһар. Егетләр безгә ышана, бездән ярдәм көтә. Челтәрне ачканда туган яктан күчтәнәчләр алуга алар бик сөенәләр», - диде Валентин Александрович.

Шулай ук ул махсус хәрби операция зонасына барган саен командирларның волонтерларга Рәхмәт хаты һәм аеруча ныклы булышлык итүчеләргә, урыннарда гуманитар ярдәмне оештыручыларга медальләр җибәрүен дә белдерде.

Очрашу рәсми булмаган шартларда, чәй табыны артында узды. Моңлы гармун көйләренә волонтерлар кушылып җырладылар, биеп тә алдылар. Гармунчы Марс Гуреевтан матур җырлар алар өчен зур бүләк булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot