Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы Бура-Киртә авылында маскировка челтәре үрүчеләр янына ялга кайткан хәрби килде
Зәй районы Бура-Киртә авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан хәрби Рамил килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
«Безнең 100нче челтәрне үрү шатлыгына хәрби авылдашыбыз клуб ишеген ачып керүе сөенеченнән барыбызның да күзләре яшьләнде», – дип белдерә бирегә җыелучылар.
Кич булуга карамастан, клубка авыл өлкәннәре дә җыелды. Җирлек башлыгы Мөнир Туктаров та килеп, изге теләкләрен җиткереп китте. Мәдәният йорты директоры Рузилә Сәгыйдуллина Рамилнең яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләрен туплап, стенд ясыйбыз, дип белдерде. Авылыбызның ак әбисе Фәһимә апа кесәсендә йөртергә кечкенә форматтагы Коръән сурәләре китабы һәм гел укып йөрергә дога язып бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз