Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы басуларында шикәр чөгендере планлаштырылган мәйданның 73 процентында чәчелгән

Зәй районы басуларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә аграрийлар шикәр чөгендере чәчү белән мәшгуль. Бу эшкә зәйлеләр 17 апрельдә республика буенча беренчеләрдән булып кереште. Барлыгы 8800 гектар мәйданда чөгендер чәчү планлаштырылган, шуның 73 процентында эш башкарылган инде.
«Нива» җитештерү комплексының «Александр Бистәсе» бүлекчәсендә чөгендер чәчү оешкан төстә бара. Язгы чәчүне туфракта дым бар чагында тиз арада башкарып чыгу өчен биредә мөмкинлекләр бар. Бүлекчә басу-кырларында «Монопил» маркалы өч чәчү агрегаты эшли. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Зәй» агрофирмасының «Алга» бүлекчәсе басуларында да тулы куәттә чәчү эшләре бара. Биредә татлы тамыр 643 гектар мәйданда чәчеләчәк. Техника, агрегатлар төзек, чәчү процессы тулаем механикалаштырылган, эшче куллар да җитәрлек. Игенчеләр өчен иң мөһиме хәзер - һава шартларының уңай торуы.
Район аграрийлары һәр кояшлы көннән файдаланып, атна ахырына чөгендер чәчүне төгәлләргә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз