news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы башлыгына «Дуслык» ордены тапшырылды

Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советының XVIII съезды узды. Чарада Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Съездда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елга бурычларны билгеләде, киләсе елның җаваплы ел булуын ассызыклады. Биредә муниципаль өлкәнең иң яхшы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре бирелде.

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Разиф Кәримовка -«Дуслык» орденын, Зәйдә КПССның район һәм шәһәр комитеты беренче секретаре булып хезмәт куйган Миргалим Нагаевка «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot