Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Зәй районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.
Очрашуда район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем һәм хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар катнашты.
Чара патриотик концерт номерыннан башланды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре, авыл хуҗалыгы, спорт, мәдәният, мәгариф тармагы яңалыклары белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаулары өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын һәм антларына тугрылыгын билгеләп үтте.
«Зәй егетләре иң җаваплы урыннарда илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшәләр. Командирларыннан алар турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәбез. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез», — диде чыгышында Разиф Кәримов.
Очрашуда катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Хәрбиләр күрсәткән ярдәмнәре һәм теләктәшлек өчен райондашларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз