Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы башлыгы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашуы «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй табыны артында узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Ялга берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы да аларга моның өчен рәхмәт белдереп, һәрберсе белән җылы итеп күреште. Чара патриотик җырдан башланды. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды.
Район башлыгы очрашуда катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
«Безнең бурыч – махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә төрле яклап ярдәм итү һәм аларның барлык проблемаларын хәл итүдә булышу. Шәһәр һәм районның барлык хезмәтләре, хәрби комиссариат, предприятие-оешмалар, район хакимияте белән актив хезмәттәшлек итәбез. Барлык хезмәтләр дә безгә ярдәм күрсәтә. Сезне исән-имин күрүемә шатмын», - дип мөрәҗәгать итте «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе Сергей Хватков.
Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга, госпитальләргә ярдәм күрсәтү буенча гомуми эштә актив катнаша. Хәзер алдагы гуманитар ярдәм Җиңү көненә җыела. Бу уңайдан егетләргә кирәкле әйберләр булганда, сорауларыгыз туганда волонтерлар белән элемтәгә керегез, дип белдерелде.
Очрашуга килгән хәрбиләр дә сүз алып, тылдагыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Очрашуга бер хәрби тормыш иптәше һәм ике улы белән килгән иде. Аның улы торып басып, «Ватаныбызны саклаучыларның исән-имин-кайтуларын телибез, без әтиебез белән горурланабыз», – дип бер зур горурлык белән белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз