Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы башлыгы Волгоградта эзләнү эшләре алып баручы эзтабарлар янында булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бу көннәрдә Зәйнең «Гвардия» эзтабарлар отряды Волгоград өлкәсендә экспедициядә катнаша. Алар Бөек Ватан сугышында ил иминлеге өчен көрәшеп яу кырында башын салган солдатларны табу буенча зур эш алып бара. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Зәйдән махсус хәрби операциядәге якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайтышлый район башлыгы Разиф Кәримов, икенче ранг капитаны Валентин Атласов, «Зәй җылысы» хәйрия фонды вәкиле Марат Кыямов экспедициядә катнашучы зәйлеләр янында булды.
Алар эзтабарларның эш барышы белән танышты, Зәй хәрбиләренең сугышчан рухы, алар белән очрашу турында сөйләде.
Разиф Кәримов «Гвардия» отрядында катнашучыларга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм күмелмәгән солдатларның исемнәрен мәңгеләштерүгә керткән шәхси өлешләре һәм хәбәрсез югалган сугышчыларны онытылудан кайтару буенча зур хезмәтләре өчен» Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз