Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы башлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр «Татарча диктант» язды. Диктантның тексты итеп Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятеннән өзек алынган иде. Аны үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина укыды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә зәйлеләр актив рәвештә һәм бик теләп кушылды. Барлыгы 34 мәйданчыкта татарча диктант яздылар.
Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып «Татарча диктант» акциясен башлап җибәрде.
Акциядә катнашучылар фикеренчә, татарча диктант язуны ел да оештыру зарур. Әлеге чара ни дәрәҗәдә грамоталы булуыңны ачыклаудан тыш, аһәңле татар сөйләмен ишетү, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге бирә.
-Мин быел «Татарча диктант» акциясендә беренче мәртәбә катнаштым. Бик теләп килдем диктант язарга. Тексты гади түгел, ә тирән эчтәлекле, мәгънәле, үзем өчен яңа сүзләр дә ачтым. Бу туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүемне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Үземнең ничек язганлыгымны, әлбәттә, беләсем килә. Нәтиҗәләрен көтәбез хәзер, - ди район башлыгы Разиф Кәримов.
«Татарча диктант» акциясе туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, ана телендә сөйләшүчеләрне арттыру максатыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз