Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы башлыгы студентларга финанс белеме буенча дәрес бирде
Зәй политехника көллиятендә «Үсеш икътисады» юнәлеше кысаларында финанс белеме дәресе узды. Беренче курс студентлары өчен дәресне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов үткәрде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Дәресне Разиф Галиевич үзенең балачагын искә төшерүдән һәм финанс бәйсезлеген үстерү юлында беренче мөстәкыйль адымнары турында сөйләүдән башлады. Үз мисалында студентларга акча сарыф итүнең мөһимлеген күрсәтте. Бу тәҗрибәсе аңа җитәкче вазифасында кулланырга, шәһәрене һәм районны заманча технологияләр буенча төзекләндерүдә ярдәм иткән.
Район башлыгы чагыштырма анализларга нигезләнеп, социаль-икътисади, сәнәгать һәм мәгариф тармакларында финанс күрсәткечләренең үсә баручы динамикасын билгеләп үтте, бу, һичшиксез, шәһәр-районның үсешенең уңай факторы булып тора.
Дәрес барышында махсус фәннәр һәм дисциплинаара курслар укытучысы Елена Мельникова студентлар белән финанс белеме темасына интерактив чара үткәрде. Укучылар, үз фикерләрен финанс грамоталылыгы өлкәсендәге белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтүче дәлилләр белән раслап, дискуссиягә теләп кушылды.
Көллият директоры Вәсилә Исрафилова студентларга безнең көннәрдә финанс яктан грамоталы граждан булуның һәм бу мәсьәләдә үзең өчен генә түгел, якыннарың өчен дә җаваплылык тоту мөһимлеген тагын бер кат искәртте.
Ахырда район башлыгы студентларның махсус хәрби операция һәм шәһәрнең үсеш перспективалары турындагы сорауларына җавап бирде.
Т
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз