news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең әнисе белән очрашты

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операциядә һәлак  булган егетнең әнисе белән очрашты
Ирина Смирнова

Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов герой егетнең әнисе - Людмила Милочкина белән очрашты.

Дмитрий Милочкин агымдагы елның язында махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Район башлыгы Людмила Милочкинга үз Ватанының чын патриотын тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Зәй офыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Улыгызны югалту кайгысын берни белән дә чагыштырып булмый. Без Дмитрийны һәрвакыт истә тотачакбыз. Шундый ул үстергән өчен зур рәхмәт сезгә», - диде ул.

Район башлыгы Людмила Михайловнага Россия Президентының Дмитрий Милочкинны Батырлык ордены белән бүләкләү турындагы указга имза куюын хәбәр итте. 

Людмила Милочкина, үз чиратында, район җитәкчелегенә хәзерге вакытта үзләренең хәрби бурычларын үтәүче Зәй хәрбиләре турында кайгырткан өчен рәхмәт белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100