Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтан хәрбиләр белән очрашты
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтан хәрбиләр белән очрашты. Очрашу «Дулкын» бассейнында узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары»нда хәбәр ителә.
Очрашуда хәрбиләр белән үз авыл җирлекләре башлыклары, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Разиф Кәримов хәрбиләрне яңа бассейн, аның эшчәнлеге белән таныштырды. Хәрбиләр бассейнны кызыксынып карады. Аннан соң сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Сөйләшү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Разиф Кәримов катнашучыларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
Ялга кайткан хәрбиләр арасында бер предприятиедә эшләп, бер көнне мобизилацияләнгән, бер ротада хезмәт итүче егетләр дә бар иде. Аларның берсе – Ал. Бистәсе авылы, икенчесе - Зәй егете. Алар безнең белән туган яктагы булган хис-кичерешләре белән бүлеште.
«Безнең ротада Зәйдән 11 кеше хезмәт итә. Бер-беребезгә терәк булып хезмәт итәбез, безнең арада хәрби дуслык ныклы. Ялларны гаиләбез белән уздырабыз. Санаулы көннәр тиз узачак. Безгә ныклы тыл булган якташларыбызга - район җитәкчелеге, зәйлеләргә, «Зәй җылысы» хәйрия фонды, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, ашлар әзерләүчеләргә, безгә ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт. Гуманитар ярдәм безгә килеп тора. Балалар хатлары аеруча сөендерә. Тыл ныклы булганга без дә көчле, - ди хәрбиләр.
Әхмәт авылыннна «Веня» кушаматлы хәрби махсус хәрби операциядә контаркт буенча катнаша. Егет «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
«Мин чакырылыш буенча хәрби хезмәттә булмадым. Ә менә шундый вакытта читтә кала алмадым. Узган елның августында контракт төзеп, ил сагына бастым. Ялга беренче мәртәбә кайтуым. Ялны гаиләм белән уздырам», - ди «Веня».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз