news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне үзе озата барды

Зәй районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне үзе озата барды
"Зәй яңалыклары"

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район делегациясе махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтә китте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Алар 23 июльдә юлга чыгып китеп, егетләребез хезмәт итә торган Донецк, Запорожье, Херсон, Луганск өлкәләрендә булды. Хәрбиләргә «Урал» мотоциклы, генераторлар, мич-буржуйкалар, такта, борыслар, маскировкалау челтәрләре, тиз әзерлә торган ашлар һәм коры душлар, окоп шәмнәре, машиналарга запас частьләр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр алып барды. Уңган хатын-кызлар да тәм-томнар әзерләп җибәрде.

Гуманитар ярдәм белән шулай ук якташ егетләргә «Зәй офыклары» һәм «Новый Зай» район газеталарын да җибәрдек. Алар туган яктан килгән һәр хәбәргә, балалар хатлары-рәсемнәренә сөенүләрен белдергәннәр.

«Гуманитар ярдәм район җитәкчелеге, «Зәй җылысы» хәйрия фонды, район-шәһәр халкы булышлыгы белән җыелды. Әлеге игелекле эшкә кушылучыларга рәхмәт. Без бүгенге көндә бер-беребезгә тыныч күк йөзе, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез», - дип мөрәҗәгать итте Разиф Кәримов гуманитар йөкне озатырга җыелучыларга.

Мобилизацияләнгән якташ егетләр шулай ук гуманитар ярдәм җыюда үзләреннән өлеш кертүче зәйлеләргә, игелекле кешеләргә рәхмәтләрен, райондашларга сәламнәрен әйткәннәр.

Шулай ук Зәй делегациясе госпиталь өчен дә кирәкле медикаментлар, әйберләр алып барып тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot