news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Зәй районы башлыгы махсус операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты
Фото: http://zainsk-inform.ru

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы җылы очрашу Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сараенда чәй табыны артында узды. Берничә көнгә генә кайтсалар да, хәрбиләр мондый очрашуларга килергә тырыша. Район башлыгы Разиф Кәримов та аларга моның өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Очрашуда егетләр белән бергә эш урыннарыннан җитәкчеләр, үз авыл җирлекләре башлыклары, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Сергей Хватков, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

Мондый очрашулар катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдыра.

«Без предприятиебездән махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән аралашып торабыз. Алардан кергән гаризалар буенча эшлибез, кирәкле әйберләрне җибәреп торабыз. Сез безгә эш урынында кирәк, сезне үз арабызда көтәбез!» — диделәр чыгышларында ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров белән «Техно» заводы җитәкчесе Андрей Мамонтов.

Очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә башлап йөрүчеләр Елена Хисаметдинова, Дмитрий Соловьев, Марат Кыямов та катнашты. Алар хәрбиләр белән тыгыз элемтәдә торып, аларга кирәкле булган әйберләрне җыюда зур көч куялар.

Ялга кайткан егетләр тылның ныклы булуын тоябыз, дип, рәхмәт әйттеләр. «Ялыбызны гаиләләребез белән уздырдык. Әмма китәр көнебез җитте. Безне анда егетләр көтә!» — диде алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100