Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй районы башлыгы Луганск Халык Республикасына гуманитар ярдәмне озата китте
Зәй районы Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрде. Хәзер Лисичанск белән бергә Рубежное шәһәре дә Татарстан шефлыгына алынды. Зәйдән кузгалган йөк машинасы «Бердәм Россия» партиясеннән республика автоколоннасы составында бара. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Зур йөк машинасына он, шикәр комы, макарон эшләнмәләре, балык һәм ит консервасы, сгущенка, Рубежное халкы өчен төзелеш материаллары, Луганск госпитале өчен «УАЗ» машинасы, медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре, киемнәр, йөк автомобильләре өчен тәгәрмәчләр төягәннәр.
«Без бүген Зәйдән «Ярдәм янәшәдә» акциясе кысаларында чираттагы гуманитар ярдәмне озатабыз. Гуманитар ярдәм зәйлеләр, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, «Зәй җылысы» хәйрия оешмасы, район керәшеннәр җәмгыяте, чернобыльчеләр берлеге һәм «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый хәрәкәте ярдәме белән җыелды. Эшмәкәрләр ярдәме белән Луганск госпитале өчен «УАЗ» машинасы алынды. Изге эшкә кушылган һәркемгә рәхмәт белдерәм», — диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Гуманитар ярдәмне район башлыгы Разиф Кәримов үзе һәм «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков озата бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз