news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы башлыгы «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе белән танышты

Зәй районы башлыгы «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе белән танышты
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов «Энергетик» Мәдәният сараенда эшләүче «Герой әтисе» республика күчмә фотокүргәзмәсе белән танышты. Күргәзмәне карарга тренерлары белән яшь спортчылар, «Минем ишегалды лагере»на йөрүче балалар килде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Чарада Разиф Галиевич чыгыш ясап, туган илен яраткан, Ватаныбыз сагына баскан чын патриот тәрбияләгән әтиләрне, аларның улларын барыбыз өчен дә үрнәк итеп куйды.

«Безнең яшьләр теләсә кайсы вакытта Ватаныбызны сагына басарга әзер. Һәм моны алар 3,5 ел дәлилләп килә. Кызганыч, сугыш югалтуларсыз булмый. Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Батырларның исемен мәңгеләштерү буенча эш алып барабыз. Шәһәрдә илебез азатлыгын саклаган хәрбиләр хөрмәтенә махсус урын барлыкка киләчәк. Бу күргәзмә яшь буын өчен аеруча әһәмиятле», - диде ул.

«Герой әтисе» күргәзмәсендә Зәй районыннан сигез әтинең батыр уллары белән төшкән фотосурәте урнаштырылган. Аларның да уллары, махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаны хакына башларын салганнар. Алар - яу кырында батырларча һәлак булган Максим Хрипуновның әтисе Сергей Федорович, Альберт Шамгуновның әтисе Кәрим Кәрамович, Артем Байрашевның әтисе Николай Ильич, Сергей Горячевның әтисе Анатолий Михайлович, Владимир Захаровның әтисе Юрий Владимирович, Станислав Леонтевның әтисе Игорь Инокентьевич, Раушан Кәрамовның әтисе Минравил Касыймович, Руслан Солтановның әтисе Рафаил Равилович. Бу герой егетләрнең барысы да, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Районда әлегә сигез әти әлеге күргәзмәдә катнашырга ризалык биргән. Әмма экспозиция тулыланып торачак.

Ул «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары берлеге белән оештырылган.

Күргәзмә «Энергетик» Мәдәният сараеның икенче катында 22 июльдән 3 августка кадәр эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot