news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы Әхмәт авылы тыл ветераны Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләк кабул итте

Зәй районы Әхмәт авылы тыл ветераны Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бүләк кабул итте
Фото: https://zainsk-inform.ru/

Зәй районы Кадер авыл җирлегенә караган биш авылга бүгенге көндә бер генә тыл ветераны калган. Ул — Әхмәт авылында гомер кичерүче Фаит абый Сәитов. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Бу көннәрдә Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова, мәдәният йорты җитәкчесе Фәнзилә Боярова Фаит абыйга Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкләр тапшырды.

Ветеран үзенә күрсәтелгән олы хөрмәткә сөенеп, рәхмәтләрен ирештерде, илгә-көнгә тынычлык теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot