news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште

Зәй районы авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште
Адилә Борһанова

Зәй районы авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Эш көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландырудан башланды. Район көзге бодай басуларына ашламаны «Барс» үз йөрешле ашлама сибү агрегатлары тарата. Быел язгы кыр эшләренә башка елларга караганда иртәрәк керешелде. Җир ачылган басуларда күпьеллыклар тукландырыла. Ашламаларның дымлы туфракка керүе бик мөһим.

Районда көзге культуралар 40 меңгә якын гектарда игелде, шуның 17 мең гектары - көзге бодай. Шулай ук кардан ачылган басуларда күпьеллык үләннәр тукландырыла. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Көзге һәм күпьеллык культураларны өч мәртәбә тукландырырга кирәк. Районда язгы кыр эшләренә 16500 тонна ашлама әзерләнде. Техникалар төзек, ягулык белән тулысынча тәэмин ителгән, ашлама, чәчүлек орлыклары җитәрлек. Быел яз иртә килә, кар катламы юка, шуңа күрә кар тиз эри. Аграрийлар алдында дымны саклау бурычы тора», - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Язгы кыр эшләренә чыккан механизаторларның кәефләре күтәренке. Алар язгы кыр эшләренең башлануын түземсезлек белән көткән, «язгы кыр эшләрен вакытында башкарып, мул уңыш үстерергә язсын», дип тели. «Барс» үзйөрешле ашлама сибү агрегаты көчле техникалардан санала, механизаторлар басуларны тукландыру эшен берничә көндә башкарып чыгарга ниятли.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot