news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй районы авыл җирлекләре башлыклары квалификация күтәрү курслары үтә

Бу көннәрдә Казан федераль университетында Татарстанның авыл җирлекләре башлыклары «Авыл территорияләре белән идарә итү стратегиясе» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узалар. Зәй районыннан укуларда Баграж, Югары Мәлем, Югары Пәнәче, Гүлкин, Поповка, Сармашбаш, Якты Күл авыл җирлекләре башлыклары катнаша. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Белем бирү курсы кысаларында ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе вәкиле Сергей Столяровның уртак лекциясе булды. Чара җитәкчеләрне җирле үзидарә турындагы законнардагы төп үзгәрешләр белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.

Квалификация күтәрү программасы муниципаль берәмлекләр башлыкларының идарә итү күнекмәләрен камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә реформасын нәтиҗәле кертүне тәэмин итүгә багышланган.

Укулардан соң җирлек башлыкларына Казанның истәлекле урыннарына экскурсияләр дә оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot